Торак арендалау
Файдалы сылтамалар
Элемтәләр
Телефон:+7 800 222-22-87
Адресы:Спорт урамы, 112
Эш вакыты
Дүшәмбе — пәнҗешәмбе:9:00–18:00
Җомга:9:00–17:00
Кер дә, яшә!

Без сезнең хакта алдан ук кайгыртып куйдык, фатирларда барлык кирәкле җиһазлар һәм техника урнаштырылган инде. Өйгә керү – акыллы домофон аша, ә фатирга – бармак эзе белән, ачкычларны онытып калдырудан курыкмасаң да була!

Ишегалларында – уңайлы һәм куркынычсыз атмосфера, балалар өчен уен мәйданчыгы, беседка һәм буккроссинг. Хайваннар белән йөрү мәйданчыгы – өч минутлык арада.

Машиналар өчен җир асты парковкалары бар. Аена нибары 2000 сум.

Ничек алырга

Әгәр сез Иннополис резидент-компаниясендә эшлисез икән, кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Юк икән, торак арендасы сайтларында игъланнар карагыз

Фатирлар бәясе

2025 елның 15 ноябреннән аренда торачак:

аена 17 000 сум – бер бүлмәле

аена 21 000 сум – ике бүлмәле

аена 25 000 сум – өч бүлмәле

«Салават күпердә» торак

Шулай ук Казанның Иннополиска иң якын ноктасында фатирны арендага алырга мөмкин. Торак массивтан шәһәргә шаттл белән барып җитәргә мөмкин

2025 елның 15 ноябреннән аренда торачак:

аена 18 000 сум – ике бүлмәле

аена 22 000 сум – өч бүлмәле

Сораулар бармы?Безгә языгыз