Тиешле карар бүген Иннополис шәһәре советы утырышында кабул ителде.
Хәзерге чакырылыштагы депутатлар составы 2021 елда формалашкан иде. Әлеге вакыт эчендә бер депутат вәкаләтләрен тапшырды, тагын өч депутат Иннополистан күчеп китте. Бу хәл сайлаучыларның мәнфәгатьләрен тигез яклау принципын боза һәм утырышларда кворум булмау ихтималын тудыра.
Моннан тыш, әлеге карарны кабул итү Татарстан Республикасында муниципаль сайлауларның бердәм календарь планы белән синхронизацияләү ягыннан да урынлы.
Сайлауларны оештыру һәм шәһәр Советына кандидатлар тәкъдим итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Югары Ослан районының территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Комиссия адресы: 422570, Татарстан Республикасы, Югары Ослан районы, Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 нче йорт. Телефон: 8 (84379) 2-12-61