«Очып торучы» галимне Иннополис Университеты мәйданында күрергә мөмкин. Аны Сербия-Россия остасы Драган Раденович булдырган. Бүген Җирлекләрне тотрыклы үстерү институты сынны Иннополис Университетына тапшырды.

Бронзадан ясалган Тесла, бер аягына таянып, трактат укый.

Никола Тесла — танылган инженер. Аның фикерләре бүгенге көндә кулланыла торган күп кенә ачышларга нигез булган: алышынма ток системалары, Тесла катушкасы һәм төрле радио-технологияләр.

Хәзерге Иннополистагы Тесла сыны кеше идеяләренең дөньяны үзгәртә алуына символ булып тора. Киләчәктә постамент ясарга һәм сын тирәсен төзекләндерергә ниятлиләр.

Сораулар бармы?Безгә языгыз