Иннополиста Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында республика август киңәшмәсе үтте.

Чарада педагоглар, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм фән вәкилләре катнашты. Катнашучылар узган уку елы нәтиҗәләрен карады һәм киләчәккә бурычларны билгеләде.

Программаны Татарстанның белем бирү системасындагы IT-чишелешләр күргәзмәсе ачты. Попов исемендәге Технопаркта үз проектларын Иннополис вәкилләре дә тәкъдим итте. Алар арасында — мәктәп директоры Сергей Ежов, лицей директоры Арман Костанян һәм балалар бакчасында тәрбияләнгән, «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашкан Ульяна.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхутдинов һәм Иннополис мэры Дмитрий Вандюков шәһәрнең белем инфраструктурасын үстерү стратегиясен тәкъдим итте.

Чараны республикада белем үсеше турында пленар утырыш йомгаклады. Киңәшмә кысаларында Татарстан муниципалитетларына яңа мәктәп автобусы тапшырылды — алар мәктәп һәм лицейга да бирелде.

Рәсми өлештән соң Иннополис университетында «Физмат Прорыв» фестивале башланды.

Сораулар бармы?Безгә языгыз