19 сентябрьдә Иннополис шәһәре икенче чакырылыш Совет депутатларының беренче утырышы узды
Халык тарафыннан сайланган депутатлар рәсми рәвештә вазифаларына керештеләр һәм шәһәр мэрын сайладылар. Иннополис мэры итеп яңадан Дмитрий Вандюков билгеләнде.
«Иннополис — дөньяны яхшыртырга әзер сәләтле кешеләр йорты. Минем төп бурычым — сезнең үсеш һәм уңайлы яшәү өчен барлык шартларны тудыру», — диде Иннополис мэры.