Иннополис Яндекс автоном транспорты бүлекчәсе белән берлектә Россиядә беренче булып машина йөртүчеләрне роботлар хәрәкәте турында кисәтә торган табличкалар урнаштырды. Бу табличкалар пилотсыз автомобильләрне яки робот-курьерларны кайда очратырга мөмкин булуын күрсәтә.
Җирле халык өчен юллардагы роботлар — гадәти күренеш, ләкин шәһәр кунаклары җәяүлеләр кичүендә робот-илтүчене очраткач каушап калырга мөмкин. Яңа табличкалар машина йөртүчеләргә җирле хәрәкәт үзенчәлекләрен яхшырак белергә ярдәм итәчәк.