19 майда ТАССта Иннополисның 10 еллыгына багышланган матбугат конференциясе узды. Сүзчеләр нәтиҗәләр ясады һәм шәһәрне үстерү планнарын билгеләде.
ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, Иннополис Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Шәһәр ИТ-үзәк буларак кына түгел, сәнәгать мәйданчыгы буларак та үсә — 2026 елга биредә 9 яңа завод эшли башлаячак.
Иннополис мэры Дмитрий Вандюков ассызыклаганча, шәһәр — җанлы, тотрыклы һәм икътисадый яктан нәтиҗәле: инвестицияләрнең 75%ы — хосусый, салым керемнәре дәүләт кертемнәреннән артык, ә 525 бала өчен Иннополис туган йортка әверелгән.
«Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов белдергәнчә, аларның күрсәткечләре һәр 5 ел саен икеләтә арта. Ел саен мәйданчыкка 170 гаризадан 40-50 яңа компания керә. 2035 елга 1000нән артык резидент көтелә. Санкцияләр үсешкә этәргеч булды — «Иннопарк» нибары бер ел эчендә тулды. Шул ук вакытта хәзер өстенлек — импортны алмаштыру гына түгел, технологияләр экспорты да.
Иннополис Университеты директоры Искәндәр Бариев, чыгарылыш укучылары ким дигәндә 5 оффер ала, дип сөйләде. Университет робот техникасы буенча 30 үзәктән торган челтәр төзи һәм Россиянең топ-6 ясалма интеллект үзәгенә керә.
Университет ректоры Александр Гасников билгеләп үткәнчә, студентлар ел саен стартаплар булдыра, кайберләре — миллиард сумлык. Елына 1000гә якын патент рәсмиләштерелә, университет ясалма фәһемне укытуга актив кертә һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерә.
Фото: Мессман Евгений / ТАСС