Иннополис сезне "INNO" туган көн фестиваленә чакыра. Кунакларны музыкаль программа, балалар һәм олылар өчен чаралар, фудкорт һәм Университет мәйданында беренче кичә көтеп кала
"INNO"ның быелгы музыкаль программасы контрастларга нигезләнә: инди-сәхнәнең яңа йолдызлары СТРИО төркеменнән алып Россиянең рок легендасы Найк Борзовка кадәр.
Шәһәр халкы шулай ук "Кружок хора" диеп исемләнгән Казан проекты белән сәхнәгә чыгачак.
Бәйрәм Иннополис Университет мәйданында ачык һавада кичә белән тәмамланачак. Казан музыканты DJ BubbleGum B. кичәдән соң чыгыш ясаячак.
Программа:
17:00 — Фестиваль башлануы
17:20 — Балалар өчен күбекле тамаша
18:00 — Иннополис төркемнәре чыгышы (сайлау дәвам итә)
18:40 — "Кружок хора"
19:00 — СТРИО төркеме
20:00 — Найк Борзов
21:00 — DJ BubbleGum B. белән кичә
Иннополис, Университет мәйданы.
11 июнь, 17:00–23:00.
Керү бушлай