17 сентябрьдә Иннополиста Innopolis Meetup: AI First бер көнлек конференциясе узды. Чара бизнес өлкәсендә ясалма фәһем технологияләрен куллануга багышланды.
Митапта Россия компанияләренең топ-менеджерлары катнашты. Программаны MWS AI программалары директоры Оксана Хлыстова ачты — ул компанияләрне ЯФ аша трансформацияләү турында сөйләде. «Северсталь» компаниясе тәҗрибәсе белән GenAI платформасы продукты җитәкчесе Виктория Ефимова уртаклашты. Х5 Tech компаниясенең ЯФ юнәлеше җитәкчесе Максим Павлов ритейл өлкәсендәге очракларны тәкъдим итте. Сериянең соңгы доклады белән Иннополис университетының Ясалма интеллект институты директоры Рамил Кулеев чыгыш ясады.