18 сентябрьдә Kazan Digital Week халыкара форумында Иннополис шәһәре һәм «КАМА» АҖ хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Компания Россиядә ясалган «Атом» электр автомобилен эшли, ә Иннополис аның технологияләрен сынау мәйданчыгы булачак.

«Иннополис — транспорт өлкәсендә иң алдынгы чишелешләрне тормышка ашыру өчен уникаль платформа. Россия компаниясе белән хезмәттәшлек аларның технологияләрен шәһәр мохитенә яраклаштыруны тизләтәчәк», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.

Сораулар бармы?Безгә языгыз