Шәһәр паркында «Әйлән-бәйлән» фестивале үтте

30 августта Иннополис шәһәр паркында «Әйлән-бәйлән» татар мәдәнияте фестивале узды. Кунаклар төрки мифологиягә нигезләнгән спектакль карады, татар биюләренә өйрәнде, заманча башкаручыларны тыңлады һәм Татарстан мәдәнияте белән тарихына багышланган лекцияләрдә катнашты. 

Сәхнәдә Әлмәттән «ОММАЖ» синти-поп төркеме, Казаннан Илгиз Шәйхразиев һәм Malsi Music, шулай ук DJ Edli чыгыш ясады.

Ярминкә мәйданында кулдан ясалган милли бизәнү әйберләре һәм бүләкләр тәкъдим ителде. Балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади остаханәләр эшләде.

Лекторийда Казан татарларының милли киемнәре, заманча шәһәрләрнең мәдәни коды һәм Казандагы формалистик сәнгать тарихы турында сөйләштеләр. Белем бирү программасын Татарстанда барлыкка килгән технологияләр турындагы лекциясе белән тарихчы Иван Ротов йомгаклады.

Күп кенә иннополислылар һәм шәһәр кунаклары бәйрәмгә милли кием элементлары киеп килде.

Сораулар бармы?Безгә языгыз