Элемтәләр
Телефон:+7 843 212-27-24
Адресы:Спорт урамы, 114

Иннополиста хыялдагы туйны бәйрәм итәргә мөмкин!

Сценарийны һәм урынын сез үзегез сайлыйсыз: паркта кояш баеганда язылышырга, бер-берең өчен ант кабул итәргә, бәйрәмгә пилотсыз машина белән килергә, дрон ярдәмендә бәйрәм чарасын төшерергә, футуристика архитектурасында фотосессия оештырырга була.

Гариза бирү өчен түбәндәгеләр кирәк:

1. Көнен һәм вакытын сайларга.
2. Уртак гаризаны шәхсән яки Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша бирергә.
3.Гаилә коруны теркәгән өчен дәүләт пошлинасын түләргә.

Гариза бирү өчен кирәкле документлар:

1. Икегезнең дә шәхесен раслаучы документлар.
2. Әгәр кем дә булса элегрәк гаилә корган булса, элеккеге никахның таркатылуын раслаучы документ.
3. Әгәр берәрегез балигълык яшенә җитмәгән булса, 18 яшькә кадәр өйләнешүгә рөхсәт кәгазе.
4. Дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция.

Консультация алу, көнен билгеләү һәм теркәлүгә гариза бирү өчен +7 (843) 212-27-24 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Сораулар бармы?Безгә языгыз