Баш Оешма һәм хезмәтләр Скейт һәм воркаут мәйданчыгы

Шәһәр паркында янәшәдә генә скейт һәм воркаут мәйданчыклары бар. Монда һәркем үзенең буш вакытында спорт белән шөгыльләнә ала.

Скейт мәйданчыгында рамплар, бокслар, банклар һәм квотер пайплар бар. Алар яңа башлап җибәрүчеләр өчен дә, тәҗрибәле скейтчылар өчен дә туры килер.

Воркаут мәйданчыгы төрле турниклардан тора, кросс фит өчен зур покрышкасы, швед дивары, борыслар һәм мини скалодромнар урнашкан.

Сораулар бармы?Безгә языгыз