Баш Туризм Иң яхшы 10 урын
Иң яхшы 10 урын
Сезнең сәяхәтегез өчен турист кулланмасы булдырдык
«Иннополис» технопарклары

Бу ике футуристик технопарк бинасында урнашкан 300 дән артык технология компаниясе – шәһәрнең иң күп фотога төшерелә торган объектлары.

Попов исемендәге технопаркта өч тематик зона бар – «Трава», «Камень» һәм «Дерево». Алар аша үткәндә QR-дивардан юрама ал һәм AR-порталга күз сал.

Лобачевский технопаркында Иннополис университетын тәмамлаучылар тарафыннан төзелгән иң зур компания урнашкан. Беренче катта син фудкорт табарсың. Керү – ирекле

Адреслары:

Попов исемендәге технопарк, Университет урамы, 7

Лобачевский исемендәге технопарк, Университет урамы, 5

Иннополис университеты

Иннополисның интеллектуаль үзәге. Биредә 17 лаборатория һәм 9 фәнни үзәк эшли. Университет бинасы – шәһәрдә архитектура ягыннан иң эчтәлекле иҗат хезмәте. Ул шәһәр концепциясен — табигать, кеше һәм технологияләр бердәмлеген чагылдыра.

Әгәр син абитуриент булсаң — ачык ишекләр көненә кил, юк икән – экскурсиягә языл.

Адресы:

Университет урамы, 1

Пилотсыз машиналар

Иннополиста син йөртүчесе булмаган машинада – пилотсыз таксида йөри аласың. Бары тик Яндекс.Go кушымтасын булдырырга һәм пилотсыз машина режимын сайларга кирәк. Таксида олылар катнашында 7 яшьтән өлкәнрәк балалар белән барырга була.

Сүз уңаеннан, сиңа ризыкны җиткерүче-робот китереп бирә ала. Яндекс.Еда кушымтасы аша заказ бир һәм синең янга курьер урынына ровер килер.

Шәһәрнең Артспейс киңлеге

Шәһәрнең мәдәни тормыш үзәге. Кино карарга, биергә, хәтта профессиональ тавыш яздыру студиясендә альбом яздырырга кер

Адресы:

Парк урамы, 1

«Зион» торак кварталы

Минималистик скандинав архитектурасы белән Иннополисның иң уңайлы районы. Дуслар белән йөреп кил, арт-җилпәзәләрне фотога төшер һәм күченергә вакыт икәнлеген аңла

Адресы:

Парк урамы, 1

Робот-официант

Иннополиста сайлау өчен Италия, Азия, вегетариан һәм өй ашлары тәкъдим ителә. Месса\Ересьта тәмле итеп иртәнге аш ашарга, Kuji кереп, төшке ашка том ям белән тамак ялгарга, ә кичен дуслар белән Бар 108 бинасында күрешергә мөмкин. 

Әгәр дә син технологияле берәр нәрсә телисең икән, Лобачевский исемендәге технопаркның фудкортына яки Innomax кафесына кил. Анда кунакларга хезмәт күрсәтә торган робот-официант бар

Адреслары:

Месса/Ересь, Үзәк урам, 167
Фудкорт, Университет урамы, 5
Cacio e vino пиццериясе, Спорт урамы, 100
Ultramen раменнаясы, Спорт урамы, 110
Инномакс кафесы, Спорт урамы, 107

Бар 108

Айти белгечләренең күрешү урыны. Яңа сервисларны эшләп чыгару тарихлары турында тыңларга кер, крафт сырасын татып кара һәм бургер кабып куй.

Адресы:

Спорт урамы, 108

Барбекю зонасы

Шәһәр паркында мангал һәм беседка белән BBQ мәйданчыгы бар. Мәйданчыктан һәркем файдалана ала, барык тик вакытын гына алдан билгеләтеп куярга кирәк

Барбекю зонасы өчен файдалану вакытын алдан билгеләтеп куярга

Мәйданчыкның координаталары

Яшерен урын

Иннополистан биш минутлык юлда таулар бар, алар очына менсәң,  Зөя белән Зөя утравының искиткеч матур күренеше ачыла. Җәен бирегә велосипед белән килеп, пикник ясарга яки йөреп килергә мөмкин.

Биредә тагын суга кереп югала торган борынгы юлны да күреп була. Ул 1956 нчы елда Куйбышев сусаклагычы тулганнан соң су астына киткән.Октябрь урталарында су китә һәм юл эзләре күренә башлый

Адресы:

Урынның координаталары

Шәһәр вакыйгалары

Бездә көн саен диярлек мәдәни яки күңел ачу чаралары уза. Аерым атмосфераны тоемлау өчен, митапка бак, интерактив спектакльнең бер өлешенә әверел яисә музыкаль концерт белән ләззәтлән.

Булачак чаралар турында белешергә

Сораулар бармы?Безгә языгыз