Россиянең 24 төбәгеннән 166 иң яхшы спортчы шәхси һәм команда ярышларында көч сынашты

25–26 июнь көннәрендә Иннополиста «Альфа-Банк Россия юл велоспорты чемпионаты» узды — бу ярыш Татарстанда беренче тапкыр үткәрелде.

Ярыш маршруты шәһәр урамнары аша узды. Җиңүчеләр: Наталья Фролова (Тула өлкәсе), Петр Рикунов (Орёл өлкәсе) һәм Санкт-Петербургтан катнаш эстафета командасы.

«Трасса кызыклы — борылышлар, төшүләр, каршы җил бар. Бу ярышка динамика өсти. Шәһәр чиста, заманча, монда булуы рәхәт», — дип билгеләп үтте Санкт-Петербургтан Валерия Валгонен.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан спорт министры Владимир Леонов, Россия велоспорт федерациясе президенты Юрий Кучерявый һәм Татарстан велоспорт федерациясе президенты Илнур Закарин катнашты.

Шулай ук шәһәр халкы өчен һәвәскәрләр ярышлары оештырылды — стартка 80нән артык иннополислы чыкты. 

Чемпионат Россия һәм Татарстан велоспорт федерацияләре, республика хөкүмәте һәм Иннополис шәһәре администрациясе ярдәме белән оештырылды.

Сораулар бармы?Безгә языгыз