Баш Оешма һәм хезмәтләр Иҗат һәм сәнгать
Адрес
«Артспейс», Парк урамы, 1
Скетчинг

Син заманча материал белән матур иллюстрацияләр ясарга, «гадидән катлаулыга» скетчингы нигезләренә өйрәнәчәксең. Дәресләр балалар өчен дә, олылар өчен дә туры килә.

Укытучы — Татьяна Мамонтова.

Өлкәннәр өчен импровизация мәктәбе

Барлыкка килгән хәлләрдә тиз арада гамәл кыла белү, күп вакыйгаларны һәм фактларны истә калдыру, төрле хәлдән чыга белү һәм үзенчәлекле чишелеш юлларын табуны һәркем өйрәнә ала. Боларның барысы да – уен-көлке белән.

Укытучы — Филимонов Алексей һәм Сергей Миллер 

Балалар өчен рәсем сәнгате

Дәресләрдә балалар төрле илләрнең һәм чорларның бөек рәссамнары кулланган ысуллар турында беләчәкләр. Ямьле табигать күренешләре сериясен, анималистика жанрында картиналар ясаячаклар һәм төрле стиль һәм техникаларда язарга өйрәнәчәкләр.

Укытучы — Сираҗиева Дилә. 

Рәсем сәнгате. Өлкәннәр төркеме

Укыту композиция, күпертмә һәм сызыклы перспективаны өйрәнү, натурадан һәм фотографиядән натюрмортлар һәм пейзажлар язу, портрет, кеше гәүдәсендәге пропорцияләрне сурәтләү нигезләренә корылган дәресләрдән тора.

Укытучы — Гәрәева Елена. 

Сораулар бармы?Безгә языгыз